Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Кроссворд

    Начало конкурса: 25 март 2020 - 14:16
    273
    0
    0

    Хөрмәтле газета укучыларыбыз, инде вәгъдә ителгәнчә, чираттагы конкурсыбызны игълан итәргә дә вакыт җитте. Бу юлы без аны районыбызда һәм республика күләмендә көтеләчәк зур вакыйгалар- Бөек Җиңүнең – 75, ТАССРның- 100 еллыгы, Саба районы оешуга һәм аның матбугат чарасы- газетабыз чыга башлауга 90 ел тулуга багышларга булдык. Конкурс өч этаптан торачак һәм аның һәркайсында газетабызда тематик кроссвордлар тәкъдим ителәчәк. Бүгенгесе, мәсәлән, сугыш тематикасын үз эченә ала. Үткәннәрне искә алырга, тарихи фактларны барларга киңәш итәбез. Җавапларны 30 апрельгә кадәр sabatannar@rambler.ru электрон адресы буенча көтәбез. Шулай итеп, башладык!

    Бәйгебезнең спонсоры: Сабадагы "Мастер клин" фирмасы instagram.com/himchistka_master_clean. Биредә сез йомшак йорт җиһазларын, келәм-паласларны, урын-җирләрен һәм өс киемнәрен чис­тарта аласыз. Кирәк икән, бу хезмәтләр өегезгә дә барып башкарыла. Яхшы сыйфат гарантияләнә! Рәхим итегез!

    Горизонталь буенча:

    2.Бөек Ватан сугышы ветераны,1941-1981 елларда Саба комсомол райкомының 1 нче секретаре, озак еллар «Сельхозтехника» берләшмәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләде.

    6. Райондашыбыз, Советлар союзы Герое, Оет авылыннан.

    8.Фронтка Сатыштан китеп, сугышта бер аягын өздерә, госпитальдә дәваланганда,ТАССР президиумына күңелен юатыр өчен дип, гармун сорап үтенеч хаты яза. Әмма хат җавапсыз кала. Җиңүнең 50 еллыгын билгеләп үткәндә, республиканың идарә органнары исеменнән аңа вараксин гармуны тапшырылды.

    10. Сугыш вакытында аның оныннан икмәк пешергәннәр.

    12.Бөек Ватан сугышында катнашкан, 1965-74 елларда КПССның Саба райкомы 1 секретаре.

    17. Сугышка кадәр Сабада юрист-адвокат булып эшләгән, М.Җә­лилнең «Моабит дәфтәре»н кырык үлем аша Казанга алып кайткан шәхес.

    19. Райондашыбыз, тиздән 100 яшьлеген каршылаучы Бөек Ватан сугышы ветераны (фотода).

    20. «Сабалылар-Бөек Ватан сугышында» китабы авторы.

    21. «уфалла»

    22. РСФСРның һәм ТАССРның халык артисткасы, сугыш вакытында Саба клубына килеп концертлар куйган, әтисе Габделмәннан Рахманколый Олы Шыңар авылында үсә һәм мөгаллимлек итә.

    Вертикаль буенча:

    1.Сугыш вакытында нәшер ител­гән район басмасы.

    3.Әлеге Орден белән район-­даш­ларыбыз арасында бүләк­ләнүчеләр дә күп булган.

    4. Сугыш чорында район гәҗите мөхәррире.

    5. Райондашыбыз, хәрби госпи­тальдә шәфкать туташы, сугыш­тан соң озак еллар район хаста­ха­нә­сендә операция сестрасы булып эшләде.

    7. Сугыш чорында фронт белән ике арада «күпер» салучы станция.

    9. Фронттагы кебек анда да җиңү өчен кызу көрәш барды.

    11.1940-41 елларда Татарстанның җир эшләре халык комиссары, сугыштан соң Татарстанның «Маслопром» тресты управляющие, Урта Саба авылыннан.

    13. Райондашыбыз, Советлар союзы герое, Завод Нырты авылыннан.

    14. Бөек Ватан сугышы ветераны, укытучы, Сабада яшәде (фо­торәсемдә)

    15.Сабаның элеккеге инкубатор станциясе урынында завод булган. Анда нәрсә җитештергәннәр?

    16. Аны икенче төрле траншея диләр, аны казуда райондаш­ла­ры­бызның да күп кул көче кергән.

    18. Леонид Новиковның «Операция «Дети» исемле китабына кертелгән комиссар. Туктар авылыннан.

    23.Сугыш вакытында авыл халкын ачлыктан коткарган үсемлек.

    24. Актер якташыбыз, Бөек Ватан сугышын кичкән, зирәк акыллы карт ролен башкарып зур дан казанды.

    25.Герой -шагыйрь, Сабаның бер урамы аның исемен йөртә.

    26.1942 елда Саба авылында оешкан колхоз исеме.

    Илмира Галимуллина төзеде

    Реклама
    Поделиться: