Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • ”Әти-әни, ял итегез, мин барын да булдырам!”

    Начало конкурса: 22 гыйнвар 2020 - 15:42
    944
    0
    0

    Хөрмәтле дуслар! Якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне һәм 8 март бәйрәме уңаеннан игълан ителгән конкурска сездән кызыклы фото-видеоязмалар көтәбез. Конкурс шартлары буенча, иҗади эштә баланың әти-әнисенең һөнәрен ничек күзаллавы, ничек үзләштерүе, бәлки яраткан шөгылен кабатлавы (кул эше, хобби булырга мөмкин) тасвирланырга тиеш.

    Фото яки видеоязмага кызыклы исем эзләп табарга да онытмагыз. Конкурс эшләре sabatannar@rambler.ru электрон адресы буенча 9 мартка кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр saby-rt.ru сайтында тавыш бирү юлы белән ачыкланачак.

    Бәйгебезнең төп иганәчеләре:

    Сабадагы Айдар Шәвәлиев җитәкчелегендәге "Автосервис" (Г.Кутуй урамы, 48 йорт, аграр көллият янәшәсе) Биредә: машина ремонты, шиномонтаж, автомойка, бөтен төр автозапчастьлар юнәлтергә мөмкин.Эш сәгатьләре 8.00-18.00. Телефон:89600380289

    Татлы ризыклар - тортлар эшләүче Айгөл Мәгъсүмова (инстаграмда aigul__ka_magsumova). Айгөл сезнең гаилә бәйрәменә яки истәлекле көн уңаеннан зәвык белән эшләгән, телеңне йотарлык тәмле тортлар, пирожныйлар тәкъдим итә. Заказларны 89376009462 телефоны буенча бирергә мөмкин. Рәхим итегез!

    Бүләкләр шәп булачак, конкурстан читтә калмагыз, танышларыгыза да әйтегез!

    Реклама
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: