Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ЮЛБАТ АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ ГӨЛСИНӘ РАЯН КЫЗЫ ГАБДЕЛХӘЕВАГА – 55 ЯШЬ

06 апреля 2016, 12:10

679

0

0

Кадерлебез! Юбилеең белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, киявебез Айдар белән тигезлектә, бәрәкәтле, мул тормышта, балаларыгызның, оныкларыгызның иге­лекләрен күреп, аларның уңыш­ларына сөе­неп, барлык якыннарыгыз, туганнары­гыз янәшәсендә бәхетле, озын гомер киче­рүегезне телибез. Киләчәк тормыш юлларыгызны да шатлык белән үтәргә, тагын бик күп юбилейларны бергә-бергә кар­шыларга язсын!

Үрнәк тә син, терәк тә син безгә,

Кешелекле дуска, туганга,

Яратабыз Сине шуның өчен,

Мәрхәмәтле, сабыр булганга.

Иң изге теләкләр белән әтиебез, тормыш иптәшең, балаларың,

барлык туганнарың исеменнән

Сабада яшәүче абыең

Ринат һәм Наилә.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X