Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тимершык авылында яшәүче нурислам гариф улы хәбибуллинга – 70 яшь

16 мая 2016, 05:11

732

0

0

Кадерле әтиебез! Гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, куанычлы көннәр телибез.Алга таба да әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, барыбыз өчен терәк, киңәшче булып яшәү насыйп булсын сиңа.
Гомер буе тырыш хезмәт иттең,
Үз эшеңне ихлас яраттың.
Еллар буе җыйган тәҗрибәңне
Башкаларга да син тараттың.
Ихтирам һәм хөрмәт яулап алдың,
Иренмичә, чөнки, эшләдең.
Хезмәт юлың нәтиҗәле булды,
Түбәнлеккә берчак төшмәдең.
Ике улың инде әти булды,
Оныкларың үсә тәгәрәп.
Әни белән барыбыз матур итеп,
Яшәсәк лә иде бергәләп!

Оныгыбыз Айсафны да 10 яшь тулган көне белән тәбрик итәбез! Акыллы, тәүфыйклы бала булып үсүен телибез.
Изге теләкләр белән әниебез, Альберт-Гөлнара, Альфред-Энҗе, Аль­мир, Альфир, Айсаф, Язгөл, Инсаф.Бу теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев