Кадерле әтиебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сау-сәламәт булып, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әниебез белән тигезлектә, имин тормышта яшәргә язсын сиңа.
Ныклы тәрбияле, тирән белемле, тотрыклы, җаваплы, оптимистик рухлы әтиебез! Син безгә тормышыбызда һәрдаим өлге булдың. Синең ярдәмне, киңәш-фикерләреңне, без-балаларың, һәрвакыт тоеп яшибез. Кешеләргә, гаиләңә, туганнарга карата җылы мөнәсәбәтең, матур елмаюлы мөлаем йөзең безгә яшәргә көч һәм рух өсти. Без сине бик яратабыз, туачак таңнарыбыз һәрвакыт нурлы, аяз булсын, дип телибез.
Сиңа булган хөрмәтебез
Һәрвакытта йөрәк түрендә.
Шатлык, куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын калган гомергә.
Нет комментариев