Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иләбәр авылында яшәүче Барис Салих улы Саматовка 24 августта – 75 яшь

25 августа 2016, 11:25

761

0

0

Кадерле әтиебез! Гомер мизгеленең матур бәйрәме белән тәбрик итәбез һәм иң изге теләкләребезне җиткерәбез!

Әти, син гомереңнең 10 елын колхоз эшенә багышладың, 35 елын «ПМК-12» предприятиесендә «сто-30» тракторында эшләп, лаеклы ялга чыктың.Әниебез Әлфия белән без- 5 балагызны аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы сезгә күп сынаулар аша үтәргә туры килгәндер. Безне кадерләп үстергәнең, ата-ана кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син оныкларыңа ягымлы дәү әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әниебез белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, озак гомер итегез. Алдагы көннәрдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде!

Йөрәктәге иң изге хисләр белән 5 балаң, кияү-киленнәрең, онык-оныкчыкларың.Бу теләкләргә әниебез Әлфия дә кушыла.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев