Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Көектә яшәүче Фәргать Яхъя улы Нуриевка- 50 яшь

    Ильнур, 2 сентябрь 2016 - 07:37
    167
    0
    0

    Кадерле абыебыз! Сине ихлас күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар, балалар, оныклар игелеге телибез.Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле, көчле рухлы булып кал!

    Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,

    Ягымлы, шат булсын күңелең.

    Озын гомер, бәхет-шатлык белән

    Бер кайгысыз үтсен гомерең.

    Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың.Бу теләкләргә әти-әниебез дә кушыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: