Кадерле әтиебез! Сине чын күңелдән олуг юбилеең белән тәбрик итәбез! Сиңа күңел тынычлыгы, озын, тигез гомер телибез. Әти! Сиңа сокланып карыйбыз һәм сине бик яратабыз. Без барыбыз да синең хәер-фатихаңны алып гомер кичерәбез. Һәрвакытта синең ярдәмеңне тоеп яшибез. Без-балаларыңны тәрбияләүдә булышканың, яхшы киңәшләрең, рухи таяныч булганың өчен чын йөрәктән олуг рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәк тормышыңда да шатлыклы көннәрең күп булсын, әниебез белән пар канатлы булып, безне куандырып, хәерле гомер кичерергә язсын!
Рухи ныклыкны зур итеп,
Ходай сиңа биргән тумыштан.
Сыгылмыйча, батыр яшисең син,
Тәм,ямь табып шушы тормыштан.
Син булганга без сәламәт үстек,
Борчуларсыз үстек, рәхәттә,
Кирәк чакта кырыс була белдең,
Шуңа, әти, сиңа рәхмәт тә!
Нет комментариев