Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Озак еллар «Саба таңнары» газетасында хезмәт куючы Наилә Раузит кызы Гаяновага

03 ноября 2016, 12:13

753

0

0

Озак еллар «Саба таңнары» газетасында хезмәт куючы Наилә Раузит кызы Гаяновага

Хөрмәтле Наилә Раузитовна! Сезне олы юбилеегыз - 55 яшь тулган көнегез белән чын күңелдән котлый­быз һәм иң ихлас теләкләребезне җитке­рәбез. Сезнең гомер юлы- намуслы, фидакарь хезмәт белән бәйле. Сез район газетасы чыгару эшенә лаеклы өлеш керттегез, халыкка мәгълүмат җиткерүдә көчегезне, вакытыгызны кызганмадыгыз. Күркәм сыйфатларыгыз, эчкерсез җанлы, кече күңелле, ярдәмчел булуыгыз сокландыра һәм олы ихтирам хисләре уята. һәркемнең күңеленә ачкыч таба беләсез, шуңа да сезне коллективта һәркем ярата һәм үз итә. Алдагы көннәрегездә дә шушы күркәм сыйфатларыгызга тугры калуыгызны, саулык-сәламәтлек белән, гаи­лә тигезлегендә, балаларыгыздан рә­хим-шәфкать күреп, якыннарыгызның, туганнарыгызның ихтирамын тоеп куанычлы гомер кичерүегезне телибез.

Гел елмаеп, көлеп яшәгез сез,

Беркайчан да кайгы килмәсен.

Йөзегездә һәрчак кояш нуры

Балкып торсын, һич тә сүнмәсен!

Ихтирам белән «Саба таңнары» редакциясе коллективы.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев