Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Байлар Сабасында яшәүче Алсу Марат кызы Мөбәракшинага 22 декабрь көнне 50 яшь

22 декабря 2016, 05:47

771

0

0

Байлар Сабасында яшәүче Алсу Марат кызы Мөбәракшинага 22 декабрь көнне 50 яшь

Яраткан кызыбыз Алсу! Котлыйбыз сине 50 яшь тулган көнең белән! Сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, исән-имин яшәвеңне, эшләвеңне телибез. Гомер буе безгә күрсәткән игелекләрең өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Раббым биргән гомереңне

Яшәргә насыйп итсен.

Авырулар, начар кәеф

Килми кире китсен.

Иң изге теләкләр белән әтиең, әниең.

***

Кадерле әниебез! Сине 50 яшь тулган көнең белән тәбрик итәбез! Син безнең таянычыбыз, киңәшчебез! Сиңа ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, кайгы-хәсрәт күрмичә, матур,озын гомер кичерүеңне телибез.

Узсын әйдә, картайсыннар еллар,

Тик картайтма бары күңелне.

Һәрчак шулай яшьлек дәрте синдә

Янып торсын җәйге учактай.

Матур яшә, картаюны белмә,

Гел шатлыктан торсын юлларың.

Ак теләкләр белән кызың Гүзәл, киявең Олег.

***

Сеңлем Алсу! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын!

Озын булсын синең гомерең,

Тыныч булсын һәрчак күңелең.

Бәхет чишмәләре мул аксын,

Зур шатлыклар белән таң атсын!

Сине хөрмәт итеп апаең Рәшидә гаиләсе һәм балалар.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев