Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сатыш авылында яшәүче Тамара Гарифулла кызы Рәхимовага – 70 яшь

28 декабря 2016, 12:03

613

0

0

Сатыш авылында яшәүче Тамара Гарифулла кызы Рәхимовага – 70 яшь

Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Син, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Әни! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!

Күпме булса җирдә изге теләк -

Без телибез сиңа барын да.

Ап-ак карлар кебек бәхет яусын

Туган көннең һәрбер таңында.

Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сиңа

Сәламәтлек, бары шатлыклар!

Иң изге теләкләр белән улың Рәдиф, киленең Әлфия, кызың Миләүшә, киявең Рамил, оныкларың Ләйсән, Чулпан, Илшат,Тәбрис. Бу теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X