Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сатыш авылында яшәүче кадерлебез Гөлзифа Мөхәммәтрасих кызы Сафинага – 55 яшь

30 декабря 2016, 11:41

598

0

0

Сатыш авылында яшәүче кадерлебез Гөлзифа Мөхәммәтрасих кызы Сафинага – 55 яшь

Газиз әнием, бүген гомереңнең

Артта кала тагын бер елы.

Көтсен алда саулык, бәхет тулы

Тормышыңның озын, зур юлы!

Син бит, әни, безнең иң кадерле,

Зур хөрмәткә лаек кешебез!

Безгә биргән дөрес тәрбияңә

Рәхмәт әйтеп, сөенеп яшибез!

Бәхетле бул, әни, кайгы күрмә,

Гомерләрең үтсен шатлыкта.

Балаларның кадер-хөрмәтендә

Рәхәт яшә тигез картлыкта.

Исән-саулык бирсен Ходай сиңа,

Озын гомер, бәхет, тигезлек.

Һәр туасы таңнар алып килсен

Күңел тынычлыгы, иминлек.

Без бәхетле, әни, сез булганга

Һәр мизгелнең газиз бу чагы!

Озак еллар безне дәшеп торсын

Төп нигезнең гаилә учагы!

Ана җанлы синең йөрәгеңнең

Җылысын да тойдык, көчен дә.

Алларыңа килеп синең баш иябез

Рәхмәт, әни, барысы өчен дә!

Изге теләкләр белән әтиебез Илдус, балаларың Илгизәр-Гөлназ,Ильмир-Эльмира,Илгиз-Гүзәл, оныкларың: Язгөл,Назлыгөл,Зәлинә,Элина, кода-кодагыйларың.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев