Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Юлбат авылында яшәүче Диләрә Мирсәет кызы Гайфуллинага 3 гыйнварда 60 яшь тула

02 января 2017, 10:26

692

0

0

Юлбат авылында яшәүче Диләрә Мирсәет кызы Гайфуллинага 3 гыйнварда  60 яшь тула

Хөрмәтле Диләрә ханым! Сезне чын күңелдән күркәм юбилеегыз белән тәбриклибез! Киләчәктә сезгә тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, куанычлы көннәр телибез.

Озак еллар авыл җирлеге башлыгы буларак җаваплы вазыйфа башкардыгыз.Һәм тырышлыгыгыз, киң күңелле, башкаларга мәрхәмәтле, кайгыртучан, ярдәмчел булуыгыз белән халык арасында зур хөрмәт казандыгыз. Киләчәктә дә шушы күркәм сыйфатларыгызга тугрылык саклап, ачык күңелле, олы йөрәкле булып калуыгызны телибез. Олуг юбилеегыз мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, гомер юлыгыз сикәлтәсез һәм куанычлы булсын.Кылган игелекле гамәлләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.Йөзегездәге шатлык нурлары беркайчан да сүнмәсен.Гаиләгездә дә гел шулай үрнәк әни, алыштыргысыз тормыш иптәше, туганнарыгызның таянычы булып, тормыш иптәшегез Габделхәй әфәнде белән тигезлектә, балалар, оныклар ихтирамын тоеп яшәргә язсын.

Һәрчак шулай яшьлек дәрте сездә

Янып торсын җәйге учактай.

Саулык, байлык, күп шатлыклар

Чиксез булсын язгы офыктай.

Олы хөрмәт белән Юлбат авы җирлеге Советы коллективы.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев