Саба таңнары

Сабада яшәүче Фирая Афзалетдин кызы Хановага — 55 яшь

Ильнур, 16 января 2017 в 07:30
22
0
0

Кадерлебез! Олы юбилеең уңаеннан ихлас тәбрикләүләребезне юллыйбыз!Сиңа иң кадерлесе - нык сәламәтлек, имин тормыш, күңел тынычлыгы телибез.Җизни белән балаларыгызның игелеген күреп, оныкларыгызны сөеп, һәр туасы көнгә куанып, безне барлыгың белән шатландырып озын, тигез гомер ит.Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы хәсрәт күрмичә, бәхеткә күмелеп яшәвеңне телибез!

Без туганнар! Безне җаннар түгел

Каннар тартып бәйли үзенә.

Туганлыкны саклап хаман шулай,

Атлыйк бергә гомер үренә.

Туганлыкны саклап яшик шулай,

Бер-беребезнең хәлен белешик.

Шатлык булса, бергә уртаклашыйк,

Бочуларны бергә бүлешик.

Бәхеттә дә, кайгыда да кеше

Туганына килеп сыена.

Исәнлектән аермасын Ходай,

Бергә булыйк гомер буена.

Иң изге теләкләр белән сеңлең Ильмира һәм балалар.

Сабада яшәүче Фирая Афзалетдин кызы Хановага - 55 яшь

Кадерлебез!Сине узеңә генә хас булган гомер бәйрәмең белән котлап якты,матур теләкләребезне юллыйбыз.Көчле рухлы,кешелекле,юмарт һәм ярдәмчел син. Гомер юлың озын булсын, гаилә тигезлегендә балалар игелеге күреп, оныклар бәхетенә куанып, алдагы көннәрдә дә бер-беребезне кадерләп, кайгы-хәсрәт курмичә, туганнарың, якыннарың белән гөр килешеп яшәргә язсын!

Озын гомер бирсен Ходай дибез,

Кояш бирсен сиңа яктылык.

Барлык балаларың,туганнарың

Китерсеннәр бары яхшылык!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Камил, туганнарың Роза, Илнар, кызың Эльвира, киявең Вячеслав, оныкларың Виктория,София, улың Ленар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 6 ноября 2017 в 20:29
    Соревнования по корэш среди мужчин на призы газеты «Саба таннары»
  • 23 октября 2017 в 15:42
    День призывника в Сабинском районе
  • 22 сентября 2017 в 12:09
    Газетабызның 22 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Стеновые и перегородочные керамзитовые блоки, канализационные кольцы, перемычки, брусчатка, бордюры, фундаментные блоки. Тел.:8(84364)39-7-42,89274305254. Прицеплар сатыла. Тел.:89173974817. Кыйбат бәядән металлолом җыябыз. Килеп алабыз. «КамАЗ»- манипулятор.Тел.:89274054649, 89272434977. Сатышевская «Стройбаза»: Автоматические ворота, пиломатериалы,...
  • 20 сентября 2017 в 06:41
    Газетабызның 20 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Бетон, раствор. Доставка. Тел.:89274299800. Нәселле үгезбозаулар сатабыз. Тел.:89867120699. Откосные материалы в нарезку. Тел.: 89173993893. Сабинские окна Таш, ком, ПГС, вак таш, карер комы, торф. Тел.:89377728345,Эльмир. Бозаулар 1200.Тел.:89393371247. Ит токымлы үгезләр,...
  • 15 сентября 2017 в 16:56
    Игътибар! Эшкә чакырабыз! "Саба таңнары" редакциясенә компьютерны яхшы белүче web редактор чакырыла. Белешмәләр өчен телефон: 2-30-58