Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

25 гыйнвар көнне кадерлебез Ибраһимов Рәшит Шарифулла улына - 60 яшь

25 января 2017, 09:59

696

0

0

25 гыйнвар көнне кадерлебез Ибраһимов Рәшит Шарифулла улына - 60 яшь

Хөрмәтлебез, матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син киң күңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә хәстәрлекле, горурланырлык ир, әти һәм дәү әти. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучы да, саклаучы да.
Сиңа бәхетнең и
ң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхет, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Киләчәктә дә корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшеңдә уңышлар, якыннарның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле тигез гомер кичерүеңне телибез.
Күк йөзендә чиксез күп йолдызлар,
Иң яктысы фәкать син генә.
Җир йөзендә күпме кеше яши.
Кадерлесе безгә син генә.

Юбилеең котлы булсын,
Телибез бәхет кенә.
Сөендерсен һәрбер көнең
Шатлыклар килеп кенә.

Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр.
Озын гомер, якты, тигез тормыш -
Безнең сиңа әйтер теләкләр.

Тормыш гөленә парлап сулар сиптек,
Чәчәк аткач йөрдек куанып.
Яшәү язсын бала-оныкларның,
Шатлыкларын күреп, юанып.

Иң изге теләкләр белән Нурфияң, балаларыбыз Алсу-Руслан-Аяз-Нияз, Гүзәл-Марат-Тамерлан. Бу теләкләргә әбиең Сәкинә һәм барлык туганнар да кушыла.

Сабада яшәүче Рәшит Шәрифулла улы Ибраһимовка

Кадерлебез! Сине чын күңелдән олуг юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, Нурфиябез белән пар канатлы булып, балаларың, оныкларың бәхетенә куанып, туганнарың, якыннарың ихтирамын тоеп, озын, тигез гомер кичерүеңне телибез!

Авырлыклар бер дә кичермә син,

Кыенлыклар бер дә килмәсен.

Синең йөздә шатлык нуры

Балкып торсын, бер дә сүнмәсен!

Ихтирам белән Сираҗиевлар, Гаязовлар, Равилиннар, Хисамиевлар гаиләләре.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев