Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Килдебәк авылында яшәүче Фәүзия Мөхәммәтхан кызы Касыймовага – 80 яшь

27 января 2017, 07:22

600

0

0

Килдебәк авылында яшәүче Фәүзия Мөхәммәтхан кызы Касыймовага – 80 яшь

Кадерле әниебез, Дәү әниебез! Сине чын күңелдән шушы матур бәйрәмең белән котлыйбыз! Син безнең таянычыбыз, җылы кояшыбыз. Әтиебез белән бергәләп безне сөеп үстердегез. Үрнәк булып, тормыш юлыбызда яшәү көче бирдегез.

Алдагы тормышыңда Сиңа күңел тынычлыгы, сәламәтлек, хәерле озын гомер телибез. Авырмыйча, шатланып - сөенеп, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп гомер кичерсәң иде. Барлык кылган яхшылыкларың өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Кадерлебез, без сине бик яратабыз!

Безнең өчен син тормышның яме,

Авыр чакта безгә син - терәк.

Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,

Син бит, Әни, безгә бик кирәк. Иң изге теләкләр белән кызларың Гөлсинә, Ризәлә, Гөлфия, кияүләрең Әнәс, Ринат, Мансур, оныкларың Айсинә, Инсаф, Дилбәр, Аяз, Гөлназ, Ильяс.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев