Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Кибәче авылында яшәүче Гөлия Тәүфик кызы Мусинага – 55 яшь

15 февраля 2017, 15:13

650

0

0

Олы Кибәче авылында яшәүче Гөлия Тәүфик кызы Мусинага – 55 яшь

Кадерле туганыбыз!
Сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле туганыбыз! Гомерең буе балалар бакчасында балаларга тәрбия биреп, туганнарыңа гына түгел, авылдашларың арасында да зур ихтирам яуладың. Ирең Зөфәр белән үрнәк тормыш итеп, өч кыз үстердегез. Киләчәктә дә 37 ел янган гаилә учагын сүндермичә, тигезлектә, балалар шатлыгы, туганнар хөрмәте тоеп яшәргә язсын. Сиңа саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге телибез
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илтсен юл гына.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе,
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.
Иң изге теләкләр белән туганнарың исеменнән әниең һәм сеңелләрең - Наилә, Гөлшат.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев