Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ике басу Арташта яшәүче Раилә Равил кызы Мөхәммәтҗановага — 50 яшь

22 февраля 2017, 08:19

642

0

0

Ике басу Арташта яшәүче Раилә Равил кызы Мөхәммәтҗановага — 50 яшь

Кадерле әниебез! Туган көнең белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сәламәтлекнең ныгын, гомернең озынын, бәхетнең мулын, шатлыкларның чиксезен телибез. Син безнең горурлыгыбыз. Тормыш сынауларына бирешмичә, алдагы көннәрең исәп-хәсрәтсез узсын.

Әниләрнең иң батыры да син,

Иң изгесе, иң кадерлесе.

Иң бөеге, кече күңеллесе,

Сөйкемлесе һәм дә матуры.

Иң изге теләкләр белән барлык якыннарың исеменнән улың Сәйдәш

Ике Басу Арташ авылында яшәүче Райлә Равил кызы Мөхәммәтҗановага

Хөрмәтле Райлә ханым! Олы юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә саулык-сәламәтлек, тигез тормыш, балалар игелеге күреп, гаилә иминлегендә яшәвегезне телибез!

Олы ихтирам белән хезмәттәшләрегез.

Ике басу Арташта яшәүче Раилә Равил кызы Мөхәммәтҗановага

Кадерле Райлә сеңлем! Сине ихластан туган көнең белән тәбрик итәм һәм изге теләкләремне юллыйм. Син барлык мактауларга да лаеклы шәхес. Алдагы көнең бәхет-шатлыкта, кайгы-хәсрәтсез узсын!

Ихтирам белән авылдашлар исеменнән Тәнзилә апаң Шәрәфиева.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев