Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

11 март көнне Шәмәрдәндә яшәүче кадерле кешебез, Татарстанның атказанган, Россиянең мактаулы төзүчесе Мидехәт Гарифулла улы Галиуллинга 70 яшь

11 марта 2017, 17:57

646

0

0

11 март көнне Шәмәрдәндә яшәүче кадерле кешебез, Татарстанның атказанган, Россиянең мактаулы төзүчесе Мидехәт Гарифулла улы Галиуллинга 70 яшь


Хөрмәтлебез! Матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Син киң күңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә хәстәрлекле, горурланырлык ир, әти һәм дәү әти. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучы да, саклаучы да. Сиңа бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхет, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа!
Күк йөзендә күп йолдызлар,
Иң яктысы фәкать син генә.
Җир йөзендә күпме кеше яши,
Кадерлесе безгә син генә.
Юбилеең котлы булсын,
Телибез бәхет кенә.
Сөендерсен һәрбер көнең
Шатлыклар килеп кенә.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, якты, тигез тормыш-
Бездән сиңа әйтер теләкләр.
Тормыш гөленә парлап сулар сиптек
Чәчәк аткач йөрдек куанып,
Яшәү язсын бала-оныкларның
Шатлыкларын күреп, куанып.

Изге теләкләр белән Мәликәң, балаларың Гөлнара, Ленар, кияү-киленең Газиз, Талия, оныкларың Булат, Сөмбел, Азалия, Лилия. Бу теләкләргә барлык туганнарың да кушыла.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев