Кызыл Мишә авылында яшәүче Нәвирә Равил кызы Нигъәмәтҗановага – 55 яшь
Кадерле әниебез! Сине ихлас күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, балалар игелеге күреп, тигезлектә, бәрәкәтле озын гомер кичерүеңне телибез!
Изгелекнең кайсын теләксәк тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең,
Без калабыз шушы теләктә.
Иң изге теләкләр белән әтиебез, барлык туганнарың исеменнән улың Ринат, киленең Гөлназ, оныкларың Азамат, Салават.
Нет комментариев