Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сабада яшәүче Исмегөл Нәбиулла кызы Гайнуллинага 22 мартта – 65 яшь

22 марта 2017, 10:50

620

0

0

Сабада яшәүче Исмегөл Нәбиулла кызы Гайнуллинага 22 мартта  – 65 яшь

Кадерле әниебез! Җиргә яз үзенең саф сулышын өргән сихри мизгелгә туры килгән туган көнең белән тәбриклибез һәм якты бәйрәмеңдә ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң зурысы- сау-сәламәт бул! Синең сәламәт булуың барыбыз өчен дә зур бәхет ул. Син безнең өебезнең җылысы, тормышыбызның кояшы, олы җанлы, зирәк киңәшчебез. Көчле рухлы, ярдәмчел, изге күңелле булуың белән һәммәбезгә үрнәк булып торасың. Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа, кадерле әниебез! Алдагы гомер елларында да иминлектә, әтиебез белән тигезлектә, балалар шатлыгында, оныклар куанычында, күңел тынычлыгында озын-озак итеп узарга язсын! Тормыш сиңа һәрчак мәрхәмәтле, рәхим-шәфкатьле булсын!

Газиз әнием, синең йөрәк җылың

Һәркемгә дә җитәр наз бит ул.

Ничек яратмыйсың ямьле язны -

Әнкәемне биргән яз бит ул.

Ходай синең килер көннәреңне

Гел шатлыклар белән бизәсен.

Гомер көзләреннән узган чакта

Бәхет һәрчак кулын изәсен.

Иң изге теләкләр белән, әтиебез, кызың, улларың, кияү-киленнәрең, оныкларың.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев