Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сабада яшәүче Сания Вәгыйз кызы Галимҗановага- 55 яшь

24 марта 2017, 06:27

602

0

0

Сабада яшәүче Сания Вәгыйз кызы Галимҗановага- 55 яшь

Кадерле әниебез! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз! Сиңа сәламәтлек, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез! Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртып, балкытып торсын. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа,безгә яшәү нуры биргәнең өчен,әтиебез белән бергәләп үстердегез, укыттыгыз, кеше иттегез, хәзер дә безнең өчен борчылып, янып-көеп яшисез! Алга таба да шатлыкларыбыз уртак булсын, бәхетле көннәрдә яшәргә язсын!

Яратабыз сине чын күңелдән,

Бүгенге көн бәхет түгелме?

Җир йөзендә син булганга гына

Безгә рәхәт, безгә күңелле!

Иң изге теләкләр белән әтиебез Илдар, кызларың Алия, Ләйлә, киявең Ленар, оныгың Самир. Бу теләкләргә Казанда яшәүче кода-кодагыең да кушыла.


Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев