Туктар авылында яшәүче гаилә дустыбыз Гүзәл Райхан кызы Гыйлаҗиеванын туган көне
Кадерле дустыбыз Гүзәл апа! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете, Айдар абый белән тигезлектә яшәвегезне, кызыгыз Миләүшәнең игелеген күреп, бәрәкәтле озын гомер кичерүегезне телибез!
Без телибез сина теләкләрнең
Иң олысын һәм изгесен,
Тоеп яшә һәрчак тормышыңда
Һәрберебезнең күңел җылысын.
Авырлыклар бер дә кичермәгез,
Кыенлыклар бер дә килмәсен.
Йөзегездэ булган шатлык нуры,
Балкып торсын, мәңге сүнмәсен!!!
Иң изге теләкләр теләп барлык туганнарыгыз, дусларыгыз исеменнән Ринат-Гөлназ гаиләсе
Нет комментариев