Түбән Утар авылында яшәүче Нәҗип Мәлик улы Кәримовка – 60 яшь
Кадерле әтиебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз! Аллаһы Тәгалә сиңа сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, бәхетле, бәрәкәтле тормыш насыйп итсен! Ихласлыгың, олы йөрәкле, миһербанлы, киң күңелле булганың өчен яратабыз сине. Алдагы гомереңне гаилә иминлегендә, әниебез белән пар канатлы булып, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп яшәргә язсын!
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Кунагы бул якты дөньяның.
Озак яшә утын сүндермичә
Балаларың үскән ояның.
Иң изге теләкләр белән әниебез, кызың-киявең, улың-киленең, оныкларың, кода-кодагыйларың да кушыла.
Нет комментариев