Саба таңнары

Югары Утар балалар йорты-интернаты директоры Имаметдин Гәрәй улы Гәрәевка

Ильнур, 1 апрель 2017 - 07:49
177
0
0

Хөрмәтле җитәкчебез, кадерле абыебыз Имаметдин Гараевич! Чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез!Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр Сезнен күңелегезне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын Сезгэ . Бөтен гомерегезне, көчегезне балалар бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегегез, ихласлыгыгыз, ягымлылыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!) Эшләгән изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын !!!

Иң изге теләкләр белән Сез җитәкләгән коллектив.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: