Байлар Сабасында яшәүче Вәсилә Нурулла кызы Мөхәммәтҗановага-60 яшь
Хөрмәтле әниебез! Сине ихластан юбилеең белән тәбрик итәбез.Сиңа исәнлек-саулык, шатлык-куанычлар, җан тынычлыгы, иминлек, Ходай биргән алдагы гомереңдә, әтиебез белән тигезлектә, матур тормыш кичерергә язсын.
Һәрвакытта булдың өйнең яме,
Авыр чакта безгә син терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк!
Иң изге теләкләр белән кызларың Ландыш,Лилия, киявең Фәнис, оныкларың Ләйсән,Самад, әтиебез Мөхәммәт.Бу теләкләргә апаң Рәсимә һәм абыең Вәсил гаиләсе дә кушыла.
Нет комментариев