Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Кибәче авылында яшәүче Илдус Талип улы Әдһәмовка – 60 яшь

05 апреля 2017, 04:51

657

0

0

Олы Кибәче авылында яшәүче Илдус Талип улы Әдһәмовка – 60 яшь

Кадерлебез! Сине олуг бәйрәмең- юбилеең белән кайнар котлыйбыз! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та,таләпчән дә була белдең. Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа! Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Безне сөендереп озын-озак яшә!

60 яшең белән котлап,

Зур бәхетләр сиңа телибез.

Үзең кешелекле булган өчен,

Олылыйбыз бүген сине без.

Рәхмәт, әти, барысы өчен,

Тәрбияңә, биргән назыңа.

Күңел тынычлыгы юлдаш булсын

Картлыгыңның якты язында.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Нурфига, кызың Алинә, улларың Аяз, Азат, киленең Диләрә, оныкларың Азалия, Алихан.

«Ифани» сәүдә комплексының баш бухгалтеры Илдус Талип улы Әдһәмовка - 60 яшь

Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сезне олы юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгында тигез гомер кичерүегезне телибез!

Хезмәттәшләрегез.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев