Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

МАМАЛАЙ АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ ГӨЛЗИЯ МӨБАРӘКША КЫЗЫ МАРАКОВАНЫҢ 8 АПРЕЛЬДӘ 50 ЯШЬЛЕК ЮБИЛЕЕ

08 апреля 2017, 05:48

621

0

0

МАМАЛАЙ АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ ГӨЛЗИЯ МӨБАРӘКША КЫЗЫ МАРАКОВАНЫҢ 8 АПРЕЛЬДӘ  50 ЯШЬЛЕК ЮБИЛЕЕ

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез! Безнең барыбыз исеменнән дә сине матур, якты бәйрәмең белән тәбрик итәбез! Киләчәктә сиңа тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, куанычлы көннәр телибез. Алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, әтиебез белән тигезлектә, без - балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп, күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп яшәргә Ходай насыйп итсен!

Без яшибез бары син булганга

Тормышларның белеп кадерен.

Сиңа ныклы саулык телибез без,

Исәнлектә үтсен гомерең.

Үзең уңган, үзең кешелекле

Шуңа күрә арта хөрмәтең

Сиңа карап төшендек без, әни,

Яшәү серен, гомер кыйммәтен.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илгиз, әтиең Мәхмүт, балаларың Ришат-Ландыш,Азат-Фәния, оныкларың Ясминә, Язгөл, кода-кодагыйларың, Фәрхуллиннар, Ишниязовлар гаиләләре дә кушыла.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев