Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Байлар Сабасында яшәүче Рафаэль Камил улы Кәримовка – 45 яшь

    Ильнур, 25 апрель 2017 - 13:47
    185
    0
    0

    Кадерледән кадерле яраткан әтиебез, киявебез, сөекле ирем! Сине гомер бәйрәмең чын күңелдән котлап, озын гомер, сәламәтлек, уңышлар, гаилә бәхете, тигезлектә балаларыбызны үстереп, бер-беребезгә һәрчак терәк булып калуыбызны телибез.

    Әти! Һәрчак шулай мәрхәмәтле бул,

    Изгелектә булсын күңелең.

    Дусларыңның җан-җылысын тоеп

    Үтсен, әти, синең һәр көнең.

    Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,

    Ак нурларга яшә, коенып.

    Син ышаныч, терәк безгә, әти,

    Без яшибез сиңа сыенып.

    Яратып барлык туганнар исеменнән кызларың һәм тормыш иптәшең Миләүшә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: