Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

БАЙЛАР САБАСЫНДА ЯШӘҮЧЕ НАДЕЛЬ ШАМИЛ УЛЫ ҮТӘГӘНОВКА – 60 ЯШЬ

05 мая 2017, 15:43

621

0

0

БАЙЛАР САБАСЫНДА ЯШӘҮЧЕ НАДЕЛЬ ШАМИЛ УЛЫ ҮТӘГӘНОВКА – 60 ЯШЬ

Кадерлебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Нык сәламәтлек, тигез тормыш, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле озын гомер телибез. Ходай сине саулыктан аермасын, яңа туган һәр көнгә сөенеп яшәргә язсын!

Гомерләрең, берүк, озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,

Кабул булсын барча теләгең.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Римма, әбиең Ләлә, Рамил, Сирена, Ринат.

САБА «МЕЛИОРАЦИЯ» ПМКСЫ ҖӘМГЫЯТЕ ИНЖЕНЕРЫ НАДЕЛЬ ШАМИЛ УЛЫ ҮТӘГӘНОВКА - 60 ЯШЬ

Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән тәбрик итәбез!Сезгә аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез!

Юбилеегыз белән

Чын күңелдән Сезне котлыйбыз.

Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,

Күңел тынычлыгы телибез.

Хезмәткәрләр күңелендә Сезгә

Бары хөрмәт, рәхмәт хисләре.

Гомерләрнең зая узмаганын

Әйтеп тора матур эшләрең.

Ихтирам белән Саба «Мелиорация» ПМКсы коллективы.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев