Кадерлебез! Сине олы бәйрәмең -юбилеең белән котлыйбыз! Син гомерең буе гаиләң, балаларың өчен янып яшәдең, үз эшеңдә озак еллар тугры булып хезмәт куйдың. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, бәхетле, озын гомер кичерүеңне телибез!
Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,
Ул ел сине тагы да яшәртсен.
Нурын сибеп көләч йөзләреңә
Гел шат итеп кенә яшәтсен.
Ташламасын сине беркайчан да
Бәхет белән тулы елмаю.
Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт,
Ә йөзеңдә булсын куану!
Сине яратып тормыш иптәшең Рәшит, кызың Алсу,улың Марат, киявең Руслан.
Нет комментариев