Сатышта яшәүче әтиебез Мөдәрис Нур улы Гарифуллинга 22 майда – 60 яшь
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез! Ихлас күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз!Сиңа гомернең озынын, сәламәтлекнең ныгын, кайгы-хәсрәтсез көннәр, җаныңа-тынычлык, тәнеңә-саулык телибез.Туачак таңнарың нурлы, киләчәк көннәрең ямьле булсын. Әниебез белән бергә тигезлектә, өебезнең яме булып, безгә терәк, таяныч булып озын гомер кичерегез.
Сәламәтлек юлдаш булсын сиңа,
Йөзгә кадәр яшә көчеңдә.
Безнең өчен мәңге кадерле син,
Рәхмәт, әти, барсы өчен дә.
Иң изге теләкләр белән:тормыш иптәшең,балаларың,киленең,оныкларың.
Нет комментариев