Саба таңнары

Сәрдәдә яшәүче Суфия Миннемөхәммәт кызы Галимовага – 80 яшь

Ильнур, 2 июня 2017 в 06:35
19
0
0

Кадерле кешебез, газиз әниебез! Сине чын күңелдән күркәм бәйрәмең -олы юбилеең белән котлыйбыз! Аллаһы Тәгалә сиңа тән сихәтлеге, озын гомер, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш насыйп итсен! Ихласлыгың, зирәклегең, олы йөрәкле, миһербанлы, киң күңелле булганың өчен яратабыз сине.Тормышта үз юлыбызны тапсак та, без һаман синең кайгыртуны тоеп яшибез, әни. Киләчәктә дә шатлыкларыбыз уртак булсын иде, кадерлебез. Алдагы гомереңне иминлектә үткәреп, газиз балаларыңның игелеген күреп, аларның бәхетенә куанып, йортыбызны нурландырып яшәвеңне телибез!
Имин картлык кичерергә язсын,
Синең күңелең тулы изгелек.
Юмартлыгың, безне кайгыртуың
Узеңә кайтсын булып игелек!

Иң изге теләкләр белән барлык балаларың исеменнән кызың Энҗе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 6 ноября 2017 в 20:29
    Соревнования по корэш среди мужчин на призы газеты «Саба таннары»
  • 23 октября 2017 в 15:42
    День призывника в Сабинском районе
  • 22 сентября 2017 в 12:09
    Газетабызның 22 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Стеновые и перегородочные керамзитовые блоки, канализационные кольцы, перемычки, брусчатка, бордюры, фундаментные блоки. Тел.:8(84364)39-7-42,89274305254. Прицеплар сатыла. Тел.:89173974817. Кыйбат бәядән металлолом җыябыз. Килеп алабыз. «КамАЗ»- манипулятор.Тел.:89274054649, 89272434977. Сатышевская «Стройбаза»: Автоматические ворота, пиломатериалы,...
  • 20 сентября 2017 в 06:41
    Газетабызның 20 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Бетон, раствор. Доставка. Тел.:89274299800. Нәселле үгезбозаулар сатабыз. Тел.:89867120699. Откосные материалы в нарезку. Тел.: 89173993893. Сабинские окна Таш, ком, ПГС, вак таш, карер комы, торф. Тел.:89377728345,Эльмир. Бозаулар 1200.Тел.:89393371247. Ит токымлы үгезләр,...
  • 15 сентября 2017 в 16:56
    Игътибар! Эшкә чакырабыз! "Саба таңнары" редакциясенә компьютерны яхшы белүче web редактор чакырыла. Белешмәләр өчен телефон: 2-30-58