Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Аккүл Бигәнәй авылында яшәүче Флорид Гыйльмулла улы Гайнуллинга 2 июньдә – 50 яшь

02 июня 2017, 08:27

667

0

0

Аккүл Бигәнәй авылында яшәүче Флорид Гыйльмулла улы Гайнуллинга 2 июньдә – 50 яшь

Кадерлебез! Сине олы бәйрәмең- юбилеең белән котлыйбыз! Син гаиләң өчен генә түгел, янәшәңдә һәрбер кеше өчен ярдәмче дә, киңәшче дә булдың. Без сиңа бик рәхмәле. Аллаһы Тәгалә сиңа гомернең озынын, саулыкның ныгын юлласын иде.

Утлар, сулар кичтең, батмадың,

Авыр юллар буйлап атладың.

Бирешмәдең җилгә-буранга,

Чын мәгънәсендә Кеше булганга!

Әле синең йөзгә җиткәндә дә

Дәртле булсын йөрәк тибешең.

Матурлардан матуррак булсын,

Гомереңнең калган өлеше.

Сине яратып, тормыш иптәшең Рәфисә, улың Фирдүс, кызың Гөлинә, киявең Тәбрис, оныгың Камил, кода-кодагыең, туганнарың.

«Шытсу» җәмгыяте җитәкчесе Ф.Г.Гайнуллинга - 50 яшь

Хөрмәтле Флорид Гыйльмуллович! Сезне чын күңелдән күркәм юбиллеегыз белән котлыйбыз!Сезгә җаваплы эшегездә зур уңышлар, рухи ныклык, күңел күтәренкелеге телибез.Гаилә тормышыгыз бүгенгедәй нык һәм бәхетле, балаларыгыз, оныкларыгыз сау-сәламәт һәм иман-шәфкатьле булсыннар, гомумән, киләчәккә ниятләгән барлык максатларыгыз тормышка ашсын иде!

Котлы булсын туган көнегез
Уңыш сездән бер дә китмәсен.
Тормыш елгалары ташып аксын,
Бәхет чишмәләре кипмәсен.

Олы ихтирам белән Сез җитәкләгән коллектив.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев