Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Байлар Сабасында яшәүче Рамил Габделхак улы Гыйльмиевка- 50 яшь

10 июля 2017, 08:08

667

0

0

Байлар Сабасында яшәүче Рамил Габделхак улы Гыйльмиевка- 50 яшь

Кадерлебез! Юбилеең белән котлап, сиңа шәфкатьле җаныңа саулык, игелекле йөрәгеңә ныклык, бәхет-шатлык, җан тынычлыгы телибез. Һәрвакыт якты йөзең, тәмле сүзләрең белән каршылаган өчен рәхмәт сиңа. Киләчәктә дә бергә-бергә гөрләшеп, муллыкта, балалар, оныклар шатлыгы белән җан рәхәтендә яшәргә язсын.

Һәрчак шулай мәрхәмәтле булып

Изгелектә булсын күңелең.

Туганнарның җан җылысын тоеп

Үтсен шулай синең һәр көнең.

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,

Ак нурларга яшә коенып.

Син ышаныч, терәк безгә һәрчак,

Без яшибез сиңа сыенып.

Сине яратып, барлык туганнарың, гаиләң, бу теләкләргә әби-бабаң да кушыла.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев