САБАДА ЯШӘҮЧЕ ФЛЕР НУРЕТДИН УЛЫ ШАКИРҖАНОВКА – 55 ЯШЬ
Кадерле әтиебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа нык сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы телибез. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Әни белән безне сөендереп, озын-озак яшә!
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена.
Шуңа сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән
Яшик әле, әти, бергәләп!
Иң изге теләкләр белән хатының Мәхтүмә, кызларың Гүзәл, Миләүшә, улың Рүзәл.
Нет комментариев