Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иләбәр авылында яшәүче Миннислам Сәгыйть улы Зариповка – 60 яшь

16 августа 2017, 08:44

725

0

0

Иләбәр авылында яшәүче Миннислам Сәгыйть улы Зариповка – 60 яшь

Кадерле әтиебез! Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз!

Әти, сиңа бездән бер генә теләк- саулык, ә тән сихәтлеге ул- озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелдәге илаһи нур тамчысы.

Киләчәктә әни белән тигезлектә, пар канатлы булып, балаларыңнан һәм оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, әтиебез!

Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,

Кунагы бул якты дөньяның.

Озак яшә, утын сүндермичә

Балаларың үскән ояның.

Иң изге теләкләр белән әниебез, балаларың.

Иләбәр авылында яшәүче Миннислам Сәгыйть улы Зариповка- 60 яшь

Кадерлебез! Син бүген үзеңнең олы юбилеең - 60 яшең билгелисең.Табигатьнең мул ризыклы, басулардан тәмле ашлык, бакчалардан алма исе килеп торган,шау чәчәкле август аенда дөньяга килгәнсең.Шундый вакытта тугангадыр, синең куңелең, намусың чиста, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче.

Алдагы гомер юлларыңны сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм балаларың, туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа!

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,

Алсу таңнар күмсен шатлыкка.

Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,

Картаерга һич тә ашыкма!

Барлык туганнарын исеменнән әниең, энең Зөфәр гаиләсе.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев