Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ТИМЕРШЫК АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ ФЛҮРӘ САХАП КЫЗЫ МИНҺАҖЕВАГА – 80 ЯШЬ.

29 сентября 2017, 09:56

662

0

0

ТИМЕРШЫК АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ ФЛҮРӘ САХАП КЫЗЫ МИНҺАҖЕВАГА – 80 ЯШЬ.

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда булса, җир йөзенең бөтен яме әниләрдә. Безнең өчен иң кадерле булган газиз кешебез- әниебез! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз! Син - безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Бүгенге күркәм бәйрәм көнендә сиңа гомернең иң озынын, сәламәтлекнең ныгын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез. Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе һәрчак янәшәңдә булсын, күңел тынычлыгы, иминлек белән бәрәкәтле мул тормышта яшәргә язсын, һәрвакыт күтәренке кәеф юлдаш булсын!

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән матур,

Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Иң изге теләкләр белән сине яратып, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X