Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

8 октябрьдә Байлар Сабасында яшәүче әниебез Дания Нәгыйм кызы Шиһабиеваның 70 яшьлек юбилее

09 октября 2018, 11:10

888

0

1

8 октябрьдә Байлар Сабасында яшәүче әниебез Дания Нәгыйм кызы Шиһабиеваның 70 яшьлек юбилее

Кадерле, газиз әниебез! Без сине, балаларың – юбилеең белән котлыйбыз. Озак яшә, озын гомерле бул, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Әтиебез Раиф белән без –балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, тагын бик күп еллар тигезлектә, саулыкта яшәргә насыйп булсын. Әни, синең ачык йөзең, ягымлы сүзең, төпле киңәшләрең безгә һәрвакыт яшәү көче өсти. Шатлыкларны уртак итеп, җан тынычлыгында, изге догаларыңда, исән-имин, якыннарың белән бергә яшәргә язсын сина.

Чын йөрәктән яздык бу юлларны,

Кабул итеп алчы, син, әни.

Исән-имин яшә, бәхетле бул,

Терәк булсын сина гел әти.

Шатлык -куанычлар, сәламәтлек

Юлдаш булсын, әни, гомергә.

Йортыбызны җылытучы учак,

Нур сибүче кояш син безгә.

Сине яратып, әтиебез Раиф, балаларың, кияү-киленең, оныкларың.

Фото: https://pixabay.com | fernandozhiminaicela

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев