Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • «АШ-СУ» ҖӘМГЫЯТЕ ҖИТӘКЧЕСЕ ӘЛФИЗӘ МОСТАФА КЫЗЫ ИСЛАМОВАГА

    Автор, 12 октябрь 2018 - 09:09
    232
    0
    0

    Хөрмәтле Әлфизә Мостафовна! Сезне чын күңелдән олуг юбилеегыз белән тәбрик итәбез! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балалар игелеге телибез! Озак еллар коллективыбызга җитәкчелек итү  дәверендә үзегезне һәрьяктан булдыклы, гадел, тырыш, якын-тирәдәгеләрегезгә бик игътибарлы, кайгыртучан, көчле рухлы хатын-кыз итеп  таныттыгыз. Хезмәт коллективын бер йодрыкка туплап эш итә беләсез, үз хезмәтегезне  бик  яратасыз, сезнең кул астында эшләүчеләрнең нигезен  дә үзегез кебек тырыш,  уңган аш-су осталары тәшкил итә. Алдагы көннәрдә дә уңышларыбыз күп булсын! Сезне тагын бер тапкыр тәбрик итеп, тормышыгызда шатлыклы мизгелләрнең күп булуын, кылган яхшылыкларыгызның әҗерен күреп яшәвегезне телибез!

    Олы хөрмәт белән коллектив.

    Фото: https://pixabay.com | AnnaBellaCaramella

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: