Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

БАЙЛАР САБАСЫНДА ЯШӘҮЧЕ КАДЕРЛЕ ӘНИЕБЕЗ ӘЛФИЗӘ МОСТАФА КЫЗЫ ИСЛАМОВАНЫ ОЛЫ ЮБИЛЕЕ БЕЛӘН ТӘБРИКЛИБЕЗ!

12 октября 2018, 09:07

1120

0

0

БАЙЛАР САБАСЫНДА ЯШӘҮЧЕ КАДЕРЛЕ ӘНИЕБЕЗ ӘЛФИЗӘ МОСТАФА КЫЗЫ ИСЛАМОВАНЫ ОЛЫ ЮБИЛЕЕ БЕЛӘН ТӘБРИКЛИБЕЗ!

Әниебез, сиңа йөрәгебездән чыккан иң татлы хисләребезне, җылы теләкләребезне җиткерәбез! Сине янәшәбездә сау-сәламәт итеп, үз көчеңдә, яраткан хезмәтеңдә күрү -безнең өчен зур бәхет. Синең тырышлыгыңа, үз эшеңне чиксез яратуыңа, якын-тирәдәгеләреңә игелек кылып яшәвеңә сокланабыз.Син яхшы әни, оныкларыңа сөекле дәү әни, туганнарыңа кайгыртучан апа-сеңел. Киләчәк тормышыңда шатлыклы көннәрең күп булсын, йөзеңнән бервакытта да елмаю төшмәсен иде, кадерлебез. Һәрвакыт янәшәбездә безгә зур терәк булып, уртак уңышларыбызга  сөенеп яшәвеңне телибез. Аллаһы Тәгалә сиңа күңел тынычлыгы, тән сихәтлеге, яңа куанычлар китерсен. Без сине бик яратабыз!

Иң изге теләкләр белән кызларың  Алсу, Гүзәл, кияүләрең Алим, Артур, оныкларың Ясминә, Алиш, Альберт, Зәйнәп, кода-кодагыйларың, барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X