Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

БАЙЛАР САБАСЫНДА ЯШӘҮЧЕ РАФАИЛ ИСРАФИЛ УЛЫ ИБРАҺИМОВКА – 60 ЯШЬ

18 сентября 2019, 08:30

716

0

0

БАЙЛАР САБАСЫНДА ЯШӘҮЧЕ РАФАИЛ ИСРАФИЛ УЛЫ ИБРАҺИМОВКА – 60 ЯШЬ

 Безнең иң кадерле кешебез, газиз әтиебез! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән тәбрик итәбез һәм иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Әти! Син безнең тормышыбызның ныклы терәге, яклаучысы, җил-давылдан саклаучысы. Һәрнәрсәдә синең төпле киңәшеңә таянабыз, акыллы эш итүең белән горурланабыз. Син максатчан, тырыш, туры сүзле, гадел, һәр эштә үрнәк, сиңа сокланмаган кеше сирәк. Алга таба да  җаваплы эшеңдә зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф, хәвеф-хәтәрсез, сикәлтәсез чакрымнар юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, әниебез белән тигезлектә, балаларыңның, якыннарыңның изгелеген күреп, мул тормышта яшәвеңне Ходай насыйп итсен.

Әти! Безнең өчен бик тә кадерле син,

Безнең өчен олы бер терәк.

Сау- сәламәт бул,озын гомер кичер,

Син бит, әти, безгә бик кирәк!

Иң изге теләкләр белән әниебез, улың, кызың, киленең, оныкларың.

Фото: pixabay.com

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев