Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Байлар Сабасында яшәүче Рәхимә Әсхәт кызы Нигъмәтҗановага -70 яшь!

06 сентября 2018, 15:36

1063

0

0

Байлар Сабасында яшәүче Рәхимә Әсхәт кызы Нигъмәтҗановага  -70 яшь!

Кадерле әниебез, дәү әниебез, кодагыебыз! Сине 70 яшьлек юбилеең белән кайнар котлыйбыз! Син, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез! Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Син изге күңелле, ярдәмчел, юмарт. Тормыш юлың күпләргә үрнәк! Без сине хөрмәт итәбез, яратабыз! Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы булып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, безне сөендереп озын-озак яшәргә насыйп булсын!

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса – уртак була,

Кайгыларың булса – югала.

Уйлама әле, картаям, диеп,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән улларың Илдус, Илшат, киленнәрең, оныкларың, бу теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

Фото: https://pixabay.com | StockSnap

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X