Саба таңнары

Байлар Сабасында яшәүче Таһир Гаптрахман улы Шәрәфиевка 16 февральдә – 60 яшь

Хузина Э.Т., 16 февраль 2018 - 11:18
650
1
2

Кадерле, сөекле әтиебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз!Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез.Кайгы-хәсрәткә бирешми, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, әниебез белән тигез булып озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.

Сокланырлык гомер юлы үттең,

Терәк булып безгә тормышта.

Безнең өчен янып яшисең син,

Куанасың һәрбер уңышка.

Гаиләбезнең алтын баганасы,

Йортыбызның ныклы терәге,

Һәрвакытта «Гаилә, балалар»,-дип

Тибә синең олы йөрәгең.

Иң изге теләкләр белән әбиебез, әниебез, кызларың, кияүләрең, оныкларың, кода-кодагыйларың, Марзия апабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 16 февраль 2018 - 11:43
    Без имени
    Исэнлек саулык сина классташ