Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Байлар Сабасында яшэуче Әлфия Арыслан кызы Ишморатовага - 70 яшь!

24 февраля 2019, 14:52

849

0

0

Байлар Сабасында яшэуче Әлфия Арыслан кызы Ишморатовага - 70 яшь!

Кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле әнкәй! Әнкәебез! Без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар. 
Без сине, әнкәй яратабыз, яратачакбыз, яратырбыз! 
Рәхмәт сиңа, әнкәй, яшәгәнең өчен, 
Рәхмәт сиңа, безне яшәткәнең өчен. 
Балам, диеп, күз нурларын җәлләмичә, 
Кайткан саен назлап, сөеп йоклатканың өчен.

Җитмеш яшь ул— картлыкның уртасы, 
Гомер үтте диеп уйлама. 
Балаларың, туганнарын янда, 
Бәхетле син әнкәй дөньяда.
Синең кебек беркем яраталмый, 
Оныкларың: Фларид, Радик, Аяз, Эмирне. 
Синең кебек беркем бирә алмый 
Иркәләүне, сөю һәм назны. 
Авырлыклар килсә, елмаясың, 
Нур чәчә күзләрең көлгәндә. 
Беләсеңме, әнкәй син бит безнең — 
Әлдермештән Әлмәндәр. 
Күпме генә бәхет теләсәк тә, 
Бик аз булыр кебек тоела. 
Кирәк чакта ярдәм кулы суздың, 
Шәфкатьле син һәрбер балаңа. 
Шуңа сине бары да яраталар, 
Дус-ишләрең йөри килгәләп. 
Сау-сәламәт булып, туксанны да 
Үткәрергә язсын бергәләп.

 

Иң изге теләкләр белән улың Алмаз, кызың Гөлназ, киленең Фәрдия, оныкларың Фларид, Радик, Аяз, Эмир. Шушы теләкләргә Шамсутдиновлар, Валиевлар, Насибуллиннар, Низамиевлар гаиләләредә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев