Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бүген Президентыбыз Рөстәм Нургали улы һәм районыбыз башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановларның әниләре - Лесхоз бистәсендә гомер кичерүче Васига Мөбарәкҗан кызы Миңнеханованың туган көне

12 января 2018, 16:15

2001

0

3

Бүген Президентыбыз Рөстәм Нургали улы һәм районыбыз башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановларның әниләре - Лесхоз бистәсендә гомер кичерүче Васига Мөбарәкҗан кызы Миңнеханованың туган көне

Хөрмәтле Васига ханым!
Сезне аклыкка, сафлыкка төренгән кышка туры килгән туган көнегез белән ихлас котлыйбыз һәм иң матур теләкләребезне җиткерәбез. Сезнең сабырлыкка, зиһенле, олы җанлы, мәрхәмәтле булуыгызга сокланабыз. Сез гомер юлын искиткеч матур уздыгыз, керсез күңелегез белән әсир иттегез, яхшы әни, Нургали Миннехан улы белән тиң парлар булдыгыз, нык таянырдай өч ир бала үстердегез, һәрберсенә төпле белем биреп, республикага гына түгел, илгә үрнәк шәхесләр итеп тәрбияләдегез. Алар – безнең дә горурлыгыбыз.
Васига апа! Сезнең алдагы көннәрегез дә якты, тыныч, бәхетле узсын иде. Ходай сезгә
бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, сәламәтлек сезне беркайчан да ташламасын!

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X