Котлаулар
Эзмә авылында яшәүче Мәдинә Касыйм кызы Исламовага – 70 яшь
Безгә, өч балаңа гомер биреп, йөрәк җылысын тигез бүлеп, бүгенге көндә дә безне җылытып яшәүче кадерле әниебез!Юбилеең котлы булсын!
Кайгы-хәсрәт күрми, күңел тынычлыгы белән яшәргә язсын, тән сихәтлеге, иман байлыгы гомерлек юлдашың булсын. Әтиебез белән тигезлектә, туган нигезебезне җылытып, без-балаларыгыздан игелек күреп, тынычлыкта яшәргә язсын!
Иң изге теләкләр белән, әтиебез, балаларың.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев