Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Эзмәдә яшәүче кадерле кешебез ФӘНИЯ СӘЛАХЕТДИН кызы ГАЗИЗОВАГА- 65 яшь

06 апреля 2018, 11:57

1186

0

1

Эзмәдә яшәүче кадерле кешебез ФӘНИЯ СӘЛАХЕТДИН кызы ГАЗИЗОВАГА- 65 яшь

 

Кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле әниебез! Без сине, барлык балаларың - бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Әтиебез Зиннур белән без- балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, тагын бик күп еллар тигезлектә яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез.Безнең өчен син – дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат.

Чын йөрәктән яздык бу юлларны,
Кабул итеп алчы, син әни.
Исән-имин яшә, бәхетле бул,

Терәк булсын сиңа гел әти.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Яшә әле, әни, йөзгә кадәр,
Шат күңелле булып гомер ит.
Җиргә кояш ничек кирәк буса,
Син дә безгә шулай кирәк бит.

Иң изге теләкләр белән әтиебез, балаларың, кияүләрең, киленең, оныкларың.

 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев