Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Икшермә авылында яшәүче иң кадерле кешебез әтиебез – бабаебыз Фәрит Нәҗметдин улы Нәҗметдиновнын 29 октябрьдә олуг гомер бәйрәме

29 октября 2018, 08:11

1367

0

0

Иске Икшермә авылында яшәүче иң кадерле кешебез әтиебез – бабаебыз Фәрит Нәҗметдин улы Нәҗметдиновнын  29 октябрьдә олуг гомер бәйрәме

Олы жанлы, кин күңелле, зур хөрмәткә лаеклы газиз әтиебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә дә җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта балаларың, оныкларың белән  бергә яшәргә насыйп булсын !

Бүген синең,әти- юбилеең!
85 яшең — Ходай бүләге.
Син салучы безне
ң йорт нигезен,
Барыбыз өчен тормыш терәге.

Син өйрәттең үз үрнәгең аша
Бу тормышта яшәү серләрен.
Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит
Безне уйлап типкән йөрәгең.

Беркайчан да авыр сүз әйтмәдең,
Киңәшләрең булды үтемле.
Шуңадыр ул, яшибез без, әти,
Кызартмыйча синең й
өзеңне.

Абынганда, җайлап аңлатасың,
Сабыр төбе алтын икәнен.
Син тамыры булсаң, без тармагы,
Җиргә берегеп үскән имәннең.

Рәхмәт әти,сиңа барсы өчен.
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Гомереннең
һәрбер көнендә.

Иң изге теләкләр белән балаларың,оныкларың.

Фото: https://pixabay.com | sabinasjolander

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X