Көек авылында яшәүче Рәшидә Рәшит кызы Нуриевага – 50 яшь
Кадерлебез! Сине чын күңелебездән күркәм юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа нык сәламәтлек, гаилә бәхете,чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә Ходай насыйп итеп, тигезлектә, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде!
Син булганга- нигез бәрәкәтле,
Син булганга- табын түгәрәк.
Бер-беребезгә җан җылысы биреп,
Гөрләп яшик әле бергәләп.
Иң изге теләкләр белән әби-бабай, әтиебез Фәргать, улың Илзат, кызларың Ландыш, Илзия, киленең Алия,оныгың Инзилә.
Нет комментариев